Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәшгульлек үзәге аша яңа һөнәр алырга мөмкин

Районда яшәүчеләр «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала.

Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкче белгече Венера Стоянова сөйли.

– Венера Васильевна, яңа һөнәр алу өчен кемнәр бушлай укулар уза ала?

– «Демография» милли проекты составына кергән «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты күп кенә гражданнар өчен дәүләт ярдәме белән һөнәр алу, элеккеге эштә үз квалификациясен күтәрү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бездә районда яшәүчеләрнең әлеге проектта катнашу мисаллары бар, аларның һәркайсы бушлай укулар узып, эшкә урнашу яисә үз квалификациясен күтәрү өчен мөмкинлекләр даирәсен киңәйтә алды.

2022 елда 50 яшь һәм өлкәнрәк гражданнар, шулай ук җиде яшьтән кечерәк балалар тәрбияләүче әниләр, шул исәптән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар уку һәм яңадан укулар узарга мөмкин.

Шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәр алу өчен юллар ачылды. Болар – хәрби хезмәт узганнан соң, 4 ай һәм күбрәк вакыт дәвамында эш белән тәэмин ителмәгән егетләр; урта һөнәри яисә югары белеме булмаган гражданнар; белем алу турында документ бирелгәннән соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында эшсез булган яшьләр; эштән азат итү куркынычы янаган хезмәткәрләр; агымдагы елда урта һөнәри яисә югары белем алу программасы буенча белем алучы һәм белгечлекләре буенча эш таба алмаган студентлар.

– Гражданнар яңа һөнәрне нинди формада алырга мөмкин?

– Төрлечә, белем бирү учреждениесендә көндезге укудан алып дистанцион укуга кадәр. Бу һөнәрнең төренә, дәүләт программасында катнашучы белем бирү оешмаларының эш үзенчәлекләренә бәйле. Уку ахырында гражданнар белем алу турында документ алалар һәм аларга эшкә урнашырга кирәк булачак. Мәшгульлек үзәге, булган вакансияләрне тәкъдим итеп, аларга монда ярдәм итә алачак. Шулай ук үз эшеңне оештырырга, үзмәшгуль булып теркәлеп тә булачак.

– Яңа һөнәр буенча укулар узарга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә алалар?

– Укулар узарга теләгән гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында ”Работа в России” сайтында гариза һәм мәшгульлек үзәгенә һөнәри юнәлеш буенча дәүләт хезмәте алуга гариза тапшырырга кирәк. Бу хакта тулырак белү өчен 8 (84344) 2-78 -87 телефоны буенча мәшгульлек үзәгенә шалтыратырга яисә безгә турыдан-туры кабул итүгә килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев