Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөрәҗәгатьләр саны азрак

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Лаешта бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында « Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре азрак булуы турында әйттеләр.

Татарстан  республикасы 2003 елда ук РФда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы Законны кабул иткән беренче төбәк булды. Ул актуаль булып кала һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү процедурасын тәэмин итә. Ул безнең районда ничек эшли?

Муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу һәм карау мәсьәләләрен камилләштерү, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карау тәртибе турындагы закон таләпләрен үтәү, вазыйфаи затларның мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм сыйфатлы карау, эштә формализмны төшереп калдыру буенча эш алып барыла.

Мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә төп игътибар гражданнар мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм сыйфатлы карауга, үтәүгә бирелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срогы 30 календарь көнне тәшкил итә.

–Гражданнарның мөрәҗәгатьләре безгә  беренче чиратта игътибарны кая юнәлтергә,  көч һәм резервларны ничек бүлергә кирәклеген күрсәтә. Районда төзекләндерү, төзелеш, социаль өлкәләрендә дә күп эшләр башкарыла. Әмма кеше лаеклы яшәргә тели икән – аңа һәрвакыт җитми, ул муниципаль хакимияткә, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә һәм без һәр мөрәҗәгатьне кабул итеп кенә калмыйча, аны хәл итәргә тырышабыз, – ди район башлыгы Камил Гилманов. –Яшермим, беренче елларда мөрәҗәгатьләр бик күп иде, кешеләр юлларга зарландылар, торак шартларын яхшыртырга, су проблемасын хәл итәргә теләдек, әмма мәсьәләләр акрынлап хәл ителә һәм бүгенге көндә мөрәҗәгатьләр беничә тапкырга кимрәк.

–Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, мохтаҗларга нәтиҗәле һәм адреслы ярдәм күрсәтү район җитәкчелегенең төп бурычлары булып тора. Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, күп балалы гаилә әгъзаларының, ятим балаларның, инвалид балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен практик яктан тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

– Авыр тормыш хәлендә калган ялгыз аналарга ярдәм итү турындагы үтенечләр игътибар белән карала. 2018 елда Совет һәм Башкарма комитет адресына 324 мөрәҗәгать керде (2017 елда – 374 мөрәҗәгать), шулардан район башлыгы исеменә – 238, шул исәптән шәхси кабул итү барышында 85 мөрәҗәгать каралды. Башкарма комитет җитәкчесе исеменә 79 мөрәҗәгать керде (2017 елда. - 139 мөрәҗәгать).

Гражданнар мөрәҗәгатендә иң еш очрый торган сораулар булып юллар төзү, торак шартларын яхшырту, матди ярдәм күрсәтү, җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре тора. Район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, аларның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча бердәм кабул итү көне һәм сәгатьләре үтәлә. Район башлыгы атна саен сишәмбе көнне Иҗтимагый совет, Башкарма комитет, ветераннар оешмасы катнашында гражданнарны кабул итә.

Безнең районда «Бердәм Россия «партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе дә актив эшли. Биредә төрле дәрәҗәдәге депутатлар – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Ольга Павлова, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итә. Бер ел эчендә алар тарафыннан 10 кабул итү оештырылган, 75 гражданның мөрәҗәгате каралган.

«Бердәм Россия» нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары, партиянең җирле бүлекләре секретарьлары, партиянең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре җитәкчеләре, башкарма хакимиятнең вазифаи затлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре гражданнарны кабул итә. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбесе мәдәният һәм мәгълүмат, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча (19,6 процент), икенче урында халыкны социаль тәэмин итү (15,4 процент), авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре мәсьәләләре (10,7) һәм башка мәсьәләләр керә.

График буенча «Бердәм Россия» нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район гражданнарының депутатлар корпусы кабул итүләр оештыра, 11 июньдә аксубайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин кабул итте, ә 27 июньдә көн дәвамында Бердәм Россия партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә пенсия фонды, БТИ, адвокат, нотариус, суд приставы белгечләре тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев