Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәрҗани мәчете имамы: Рамазан ае Covid-19 белән булган вазгыятькә үзгәреш кертәчәк

Әгәр пандемия туктатылмаса, мөфти Ураза гаетен мәчеткә бармыйча гына бәйрәм итү турында карар чыгарачак.

Рамазан ае коронавирус белән бәйле вазгыятькә үзгәрешләр кертәчәк, чөнки барлык мөселманнар да дога кылачак. «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» корреспондентына биргән интервьюсында шундый фикер белдерде.

«Изге Рамазан ае үзгәреш кертер дип уйлыйм, чөнки бөтен дөнья берләшеп дога кылачак. Догаларыбыз кабул булсын иде», — диде ул.

Быел изге Рамазан ае 23 майда тәмамланачак.

Мансур хәзрәт пандемия тәмамланыр һәм Ураза бәйрәме килеп җитәр, кешеләр урамнарга чыгып, мәчетләрдә дога кыла алачак дип өметләнә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев