Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мотоблок пассажирының гомере өзелгән

    26 августта 20:40 сәгатьтә Чистай-Нурлат-Аксубай автомобиль юлының 43 чакрымында «Daewoo Nexia» автомобиле һәм мотоблок катнашында авария килеп чыга.

    Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше үлә, икесе тән җәрәхәтләре ала, транспорт чарасы һәм мотоблокка механик зыян килә.

    – Юл-транспорт вакыйгасы төбәк билгеләнешендәге юлда, тәүлекнең караңгы өлешендә, килеп чыккан, юл челтәре торышының начар хәлдә булуы ачыкланмаган, – дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

    –  Автомобиль белән мотоблок бәрелешкән вакытта кулдан ясалган мотоблок әрҗәсендә ике пассажир булган. Мотоблок уртак кулланыштагы юлдан бернинди яктылыкны кире кайтара торган һәм ерактан ук искәртеп тора торган элементлар булмаган килеш, башка юл хәрәкәте катнашучыларына куркыныч тудырып хәрәкәт иткән.

    Юл һәлакәтендә катнашкан һәр кешенең ни дәрәҗәдә гаепле булуын тикшерүчеләр ачыклаячак.

    Автомобиль  һәм мотоблок бәрелешкәннән соң, юл читенә тәгәрәгәннәр. Мотоблок йөртүчесе һәм пассажиры Аксубай район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Мотоблок әрҗәсендә утырып барган 58 яшьлек пассажир алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан биргән.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: