Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мошенникларга акча күчерүдән кодлы сүзне оныту гына саклап калган

    Район үзәгеннән яшь әни мошенниклар шалтыратуы буенча 147 мең сум кредит рәсмиләштергән.

    Аның кодлы сүзне онытуы гына алдакчыларга акча күчерүдән коткарып кала.

    Мошенниклар аңа хәвефле хәбәр җиткереп шалтыраталар, башта картадан акчаны бүтән җиргә күчергән, аннары аңа 147 мең сумга якын кредит рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итәләр. Мошенниклар хәтта якындагы коммерция банкына барып хәлгә ачыклык кертергә тәкъдим итәләр. Хатын яшь баласы булуын әйтә. Һәм әлеге очракта проблеманы хәл итүне алдакчылар үз өсләренә ала. Зыян күрүче кредит турында ишеткәч, югалып кала һәм бер-бер артлы килгән смс-хәбәрләргә кодларны хәбәр итә башлый.

    Мошенниклар аңа кредит рәсмиләштерәләр, тик, хатынның кодлы сүзне исенә төшерә алмавы сәбәпле, акчаны салдыра алмыйлар.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова аңлатканча, карта мәгълүматларын, парольне һәм карта артындагы өч санлы кодны чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый. Гомумән, сөйләшүләр алып бармаска, трубканы куярга һәм хәлгә ачыклык кертү өчен банкның кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: