Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип шалтыратып, банк счетларыннан акча урлауларын дәвам итәләр

Аксубайдан хисапчы мошенникларга йөз мең сум акча күчергән.

Аңа шалтыраталар. Ир-ат үзен полиция хезмәткәре дип тәкъдим итә, аның кредит алуы белән кызыксына. Уңай җавап алгач, аның счетының банк хезмәткәрләре өчен ачык булуын хәбәр итә. Ә алар хәзерге моментта аның счетыннан акчаны салдырырга маташалар, дип алдый. Моңа киртә куюның бер генә варианты бар – акчаны башка счетка күчерергә.

Вазыйфасы буенча акча күчерүнең бөтен структурасын аңлаган хатын-кыз, акчаны салдыра һәм мошенниклар счетына күчерә. Хәтта банкның кайнар линия телефонына да шалтыратып тормый.

– Иң дөрес вариант – сезгә чит кеше шалтырата, акча күчерергә, счетны тикшерергә, нидер сатып алырга тәкъдим итә икән, сөйләшүне өзәргә. Гафу сорагыз, икенче линиядән шалтыратуларына сылтагыз, кулыгызга банк картасын алыгыз һәм кайнар линия телефонына шалтыратыгыз – шулай эшләгәндә сез үзегезне куркынычсыз итәчәксез һәм тир түгеп тапкан акчаларыгызны югалтмаячаксыз, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. – Сезнең иминлек һәм акчагыз – сезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев