Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мопедлардан сакланыгыз!

Ел башыннан районда 50 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

Ике юл-транспорт фаҗигасы аянычлы нәтиҗәләргә китергән: бер кеше вафат булган, берсе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Еш кына юл-трнаспорт вакыйгалары йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. 29 апрельдә «Аксубай – Емелькино» автомобиль юлында дәүләт теркәү билгеләре булмаган «Альфа LY50» мопеды йөртүчесе, транспорт чарасына идарә итүгә хокукы булмаган килеш, Аксубайдан Емелькино юнәлешенә хәрәкәт иткәндә, имин тизлекне сайлап алмый, идарәне югалта һәм юлның хәрәкәт итү өлешендә әйләнеп каплана. Терсәге, җилкәсе бәрелү, тырналу җәрәхәтләре белән Аксубай район үзәк хастаханәсенә китерелә. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә җибәрелә.

– Еш кына мопедлар җитди транспорт буларак кабул ителми, әмма нәкъ менә алар һәм скутерлар – юлда зур куркыныч тудыра торган транспорт. Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда үтә игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Бигрәк тә каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгуга бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк, – дип кисәтә ТР ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны куркынычсызлык каешларын эләктергән килеш йөртергә. Онытмагыз, Сезне өйдә көтәләр!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев