Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Монумент һәм чик буе баганасы – хезмәт иткән көннәр турындагы истәлек

Яңа Чуаш Әдәмсуы авылында чик буе баганасы һәм «Барлык буын Чик сакчыларына «исемле монумент куелды.

Монумент һәм чик буе баганаларын кую идеясе белән илһамландыручы әлеге авылдан чыккан  Анатолий Финогентов булды.Бу ниятне ул берничә ел буе  дуслары һәм якташларыннан ярдәм тапканчы уйлап йөргән. Чөнки һәйкәлләр урнаштыру шактый хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә.

Монумент ачылган көнне  Анатолий белән бергә  әлеге авылга Түбән Кама чик буе гаскәрләренең ветераннар җитәкчелеге, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән якташлары килде.  Һәйкәл ачу уңаеннан оештырылган  бәйрәм чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Чик сакчыларын Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова котлады, мәктәп директоры Алексей Никитин яшь армиячеләр һәм укучылар отрядын әзерләгән иде.

Һәйкәлне ачу һәм урнаштыру эшенә җәлеп ителгән чик сакчыларына Түбән Кама шәһәренең чик гаскәрләре  һәм запастагы чик сакчыларыннан һәм РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча чик буе хезмәте ветераннары оешмасы рәисе Рафаэль Заһидуллиннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

–  Һәйкәлне ачу тантанасы Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде. Барысы да тантаналы рәвештә булды: һәйкәл янына почетлы караул да куелган иде, Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясен барлык авыл халкы да күтәрде һәм әлеге сафларда чик сакчылары да бар иде,-  дип сөйләде безнең хәбәрчебезгә чик сакчысы Степан Гаврилов.

Чик сакчылары авылда һәйкәл генә урнаштырып калмады, ә яшь буынга чик буе гаскәрләренең данлы традицияләрен искә төшерде һәм әлеге бәйрәмнең һәр ел саен 28 май көнне  билгеләп үтелүен  дә җиткерделәр. Хәзер Яңа Чуаш Әдәмсуы авылында яшәүчеләрнең җыелу  һәм чик буе баганасы  янында тезләнеп чәчәк салу урыны бар.

Фото Антон Квашнинның архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев