#МойГеройМояСемья: Горбатовлар гаиләсе тарихы
Татьяна Овчинникова #МойГеройМояСемья акциясендә катнашты.
Минем абзыем Горбатов Семён Дмитриевич (Аксубай авылында туган) Полклар мәктәбенә чакырылган була. Карелия-фин фронтында сугыша. Мәскәү янына җибәрелә. 1943 елда Можайск янында һәлак була.
Аның бертуганы Горбатов Афанасий Дмитриевич (Аксубай авылында туган) 1944 елда танк гаскәрләренә чакырыла. Сугыша, 1951 елда демибилизацияләнә. Кытайда сугыша. Герой булып кайта.
Минем бабам Павлов Николай Романович (Чуваш Чебоксаркасы аылының, Тельман саласында туган) 1941елда алына. Мәскәү янында сугыша, 1943 елда сәламәтлеге торышы буенча демобилизацияләнә.
Әтием Горбатов Иван Дмитриевич (Аксубай авылында туган) 13 яшеннән совхозда эшли, тыл хезмәтчәне. Алар безнең Геройлар, без алар белән горурланабыз. #МойГеройМояСемья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев