«Мой Герой — минем гаиләм»: Аксубайлылар Җиңү көне уңаеннан акциядә катнаша ала
Аксубай халкы социаль челтәрләрдә үз битләрендә онлайн-акциядә катнаша ала.
Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның тарихлары белән уртаклаша аласыз.
Флешмобка кушылыр өчен, аксубайлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – хәрби һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырырга тиеш.
Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештэгы булырга тиеш.
Сезнең геройларның тарихлары безнең редакция басмасы битләрендә дә урнаштырылачак. Моның өчен сез фото һәм сезнең гаилә герое турында selnew@mail.ru почтасына кечкенә хикәя җибәрә аласыз.
Акцияне үткәрү вакыты – 2024 елның 2 апреле – 9 мае.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев