Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мобилизация резервы төзелә

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатында запаста торган гражданнарны мобилизация резервында булуга контракт төзү өчен сайлап алу үткәрелә.

2021 елда, РФ Президенты Указы нигезендә, Россиянең 15 субъектында, шул исәптән Татарстанда да, мобилизацион кешеләр резервын тулы масштаблы формалаштыруга керешәчәкләр. Бу хакта хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз.

– Мобилизация резервын тулы масштаблы формалаштыру махсус чор булган очракта гамәлдәге частьларны өстәмә комплектлау яки резервны яңаларын формалаштыру өчен үткәрелә. Резервта булу турында контракт РФ Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт үткән, рядовойдан полковникка кадәр хәрби исемнәре булган гражданнар тарафыннан төзелергә мөмкин. Һәр хәрби исем өчен яшь чиге – 40 тан алып 57 яшькә кадәр. Беренче контракт 3 елга, аннан соң 3 һәм 5 елга төзелә.

–Мобилизацион кеше резервында булу нәрсәдән гыйбарәт?

– РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән запастагы солдатлар һәм офицерлар ай саен махсус дәресләргә (1-3 көн) барырга, ел саен 20-30 көнгә хәрби җыеннар узарга тиеш булачак. Шул рәвешле алар үзләренең сугышчан әзерлекләрен арттырачаклар. Әзерлек программасында – теоретик, тактик дәресләр. Резервта булу хәрби вазифага билгеләнү, хәрби исем бирү, аттестация һәм квалификация имтиханы, шулай ук күнегүләр һәм җыемнар вакытында оператив, мобилизацион һәм хәрби әзерлек чараларында катнашуны күздә тота. Резервта булган кешене теләсә кайсы вакытта хәрби частьләрдә хәрби кадрларга кытлык булган очракта, махсус яки янаучы чорда хезмәткә чакырырга мөмкиннәр.

– Запастагы сугышчылар өчен резервта тору түләүлеме?

– Дәүләт резервчыларга хәрби җыеннар узуга бәйле рәвештә айлык түләүләр һәм компенсацияләр гарантияли. Акчалата керем вазифа окладыннан, исем өчен түләүдән һәм район коэффициентыннан исәпләнә. Резервта торучы гражданнар өчен җыеннар уздырганда азык-төлек, кием-салым һәм медицина хезмәте белән тәэмин итү оештырылачак.

Мобилизация резервында катнашу турында тулырак мәгълүматны 8 (843 96) 2-26-55 телефоны аша белергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев