Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөнир Халиков: «Дәүләт техник күзәтчелегенең Аксубай бүлекчәсе нәтиҗәле эшли»

Районда РТ Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны кабул итте.

Гостехнадзорның республика тармагы вәкиленә шәхси тракторлар, үзйөрешле машиналар хуҗалары, район агрофирмалары, уку биналары вәкилләре мөрәҗәгать итте. Аларны яңадан теркәү, милек хокукы күчү, техник чараларны исәптән төшерү тәртибе, әлеге гамәлләр өчен документлар тәкъдим итү мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук уку йорты вәкиленең хәзерге вакытта хезмәт базарында аерым кулланылган укучыларны D һәм F категорияләренә укыту мәсьәләсе дә тикшерелде.
ТР Гостехнадзор идарәсе вәкиле белән сөйләшү эшлекле, кызыклы мохиттә, конструктив узды. Мөнир Халиков кабул итүгә килүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады, мәсьәләләрнең барлык якларын да өйрәнде, тулы җаваплар, киңәшләрен бирде, аларның кайсыберләрен алга таба эшкәртү өчен, язып алды.


– Гостехнадзорның Аксубай бүлеге үз вазыйфаларын уңышлы башкара, – дигән фикерен белдерде Мөнир Халиков. – Илдар Бикмөхәммәтов җитәкләгән бүлекчә республикада яхшылар исәбендә. Э ш ч ә н л е к н е ң б а р л ы к юнәлешләре буенча да эшләр нәтиҗәле бара.


Техник карау мәсьәләләре в а к ы т ы н д а х ә л и т е л ә, гражданнарның төрле проблемалы хәлләр буенча мөрәҗәгатьләре тикшерелә. Авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, техник арсеналның зур өлеше шәхси секторга туры килә. Бу төркем белән эш катлаулырак, шуңа да карамастан, бүлекчә җитәкчесе бу юнәлештә дә актив эшли.


Мөнир Халиков билгеләп үткәнчә, техник карау узу – иминлек нигезе булып тора. Ел саен республикада тракторлар, үзйөрешле машиналар хуҗалары катнашында бәхетсезлек очраклары теркәлә. Аксубай районында соңгы ике елда мондый бер генә очрак та теркәлмәгән. Бу максатка юнәлешле профилактик эш – акцияләр, профилактик операцияләр оештыру нәтиҗәсе. Августта «Комбайн» профилактик операциясе старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев