Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәптә зур ремонт

    Быел “Белем бирү оешмаларында капиталь ремонт“ республика программасы буенча Иске Ибрай мәктәбе яңартылды.

    Бинага кырык елдан артык. Табигый ки, барлык коммуникацияләр, электр үткәргечләре, гомумән, бина үзе дә искергән. Агымдагы елның гыйнвареннән  монда капиталь ремонт эшләре башланды. Хөкүмәт бу максатлар өчен 19400096 сум акча бүлеп бирде.

    Ремонт эшләрен Илгизәр Хәмидуллин җитәкләгән “Максад“ төзелеш компаниясе гамәлгә ашырды.  яңартылган уку йорты 1 сентябрьдә укучылар һәм укытучыларга ишекләрен ачты.

    Бинаның тышкы як дивары җылытылып металл сайдинг белән тышланган, әйләнә-тирәсенә бетон салынган. Тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган. Инженер-техник тәэмин ителеш челтәре тулысынча яңартылган.

    Бу – су үткәрү, канализация, җилләткеч, җылыту, электр линияләре. Янгын сигналы системасы да ремонтланган. Ашханә һәм санузел да капиталь үзгәртеп корылган.

    “Үз мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе буенча тупланган һәм  район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан бүлеп бирелгән 250 мең сум акчага түшәмнәрне төзекләндереп, идәннәрне алмаштырганнар.

    Төзүчеләрдән  тыш, ремонт  эшләрендә директор, укытучылар, техник хезмәткәрләр белән бергә укучыларның әти- әниләре һәм ярдәмчел авыл кешеләре дә катнашкан.

    – Алар белем бирү оешмасының авылда нинди мөһим миссия  башкаруын яхшы аңлыйлар, ремонт – ул барлык авыл җирлеге халкы өчен зур вакыйга, – дигән фикерләрен белдерде Иске Ибрай мәктәбе директоры  Лилия Бикушева.

    – Мин мәктәпне капиталь үзгәртеп коруда матди, әхлаки, физик  ярдәм күрсәткән кешеләрнең барчасына да ихластан олы рәхмәт белдерәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: