Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәптә туклануның сыйфатын дәүләт хезмәтләре порталында бәяләргә мөмкин

Федераль порталда 1-4 сыйныф укучыларының ата — аналары өчен махсус сервис барлыкка килде.

Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу сервис мәктәп туклануы өлкәсендә җәмәгать контроле механизмына әвереләчәк. Дәүләт хезмәтләре аша ата-аналардан килгән бәяләмә алга таба тикшерү өчен мәктәпләргә җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының цифрлы дәүләт идарәсе департаменты директоры Сергей Цветков.

Мөрәҗәгатькә җавап 15 көн эчендә килеп җитәчәк, аны шәхси кабинетта карарга һәм электрон почтага алырга мөмкин булачак.

Кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү системасы 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган иде. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X