Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәптә төшке аш: тәмле дә, туклыклы да

Яңа уку елының өченче атнасы башланды.

Районның белем бирү учреждениеләре гадәти эш ритмына керә. Бу мәсьәләдә төп моментларның берсе – укучыларны тукландыруны оештыру.

– Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләрнең беренче көненнән үк кайнар аш белән тукландыру оештырылган, – дип сөйли мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Хикмәтуллина. – Элек бушлай туклану бары ташламаларга ия ата-аналарның балалары, мәсәлән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен генә карала иде.

Искә төшерәбез, түбән сыйныф укучылары РФ Президенты Владимир Путин Боерыгы нигезендә (2020 елның 1 мартыннан) бер тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Финанслау федераль бюджеттан да, төбәк бюджетыннан да тормышка ашырылачак. ТРда ул 51 сум 85 тиеш тәшкил итә.

Гүзәл Хикмәтуллина аңлатканча, азык-төлекне сайлау туклыклылык буенча балансланган. Меню – Роспотребнадзор тәкъдим иткән классик ризыклардан тора: яшелчәләр, гарнир белән кайнар ашлар (балык, ит), кайнар эчемлек. Мәктәпләрдә укучыларның туклануын оештыру күзәтчелек органнарының, шулай ук район мәктәпләрендә ата-аналар комитетларының катгый контролендә.

Аксубайның 3 нче мәктәбе ашханәсендә булып, үзебез дә туклыклы һәм тәмле ашатуларына инандык. Өстәлдә яшелчә дә, кайнар ашлар да бар. Укучылар ризыклардан канәгать. Төшке ашны ничек бәялисез, дигән сорауга, бертавыштан:

– Тәмле! – дип җавап бирделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X