Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәптә ремонтны бергәләп ясыйлар

Савгач мәктәбендә капитиаль ремонт буенча комплекслы эшләр алып барыла.

Бу мәктәп быел республиканың уку учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына кертелгән алты мәктәпнең берсе булды.

Татарстан районнарында мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 400 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Савгач мәктәбен ремонтлау 19 миллион сумнан артыкка төшәчәк.

Татарстанда мәктәпләрнең ризык әзерләү блокларын ремонтлау буенча яңа республика программасы кабул ителгән – быел аны Савгач урта, Савруш төп һәм Иске Үзи урта мәктәпләрендә гамәлгә ашырачаклар. Без Савгач мәктәбендә булдык һәм биредә эшнең ни дәрәҗәдә бердәм һәм оешкан төстә баруына гаҗәпләндек.

– Безнең мәктәп 1990 елда төзелгән, капиталь ремонт беренче тапкыр килде. Эшләр май аенда башланды. 173 укучы өчен яңа уку елы яңартылган бинада башланачак, – дип сөйли мәктәп директоры Александр Музилеев. – Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы электр үткәргечләрне, тәрәзәләрне алмаштыруны, коридорда һәм аерым кабинетларда асылмалы түшәмнәр урнаштыруны, янгын сигнализациясен монтажлауны күздә тота.

Белем бирү учреждениесе җитәкчесе, хәзер мәктәптә җылырак, уңайлырак һәм куркынычсызрак булуына барыннан да бигрәк шатлана. Уку бинасының тагын бер республика программасына – ризык әзерләү блокларын капиталь ремонтлау программасына керүе шатлык өстенә шатлык. Моның өчен 2,5 миллион сум бүлеп бирелгән.

Өлкән пешекче Елена Падирякова сөйләвенчә, ризык әзерләү блогында канализацияне, электриканы, ишекләрне тулысынча алыштырганнар, санузелны төзекләндергәннәр, диварларны яңартканнар һәм төшке ашлар өләшү зонасын яңадан монтажлаганнар.

– Электр плитәләре һәм суыту җиһазлары, электр иттарткычы кайтты инде, – ди пешекче. – Бездә яңа өстәлләр һәм урындыклар да булачак.

Подрядчы оешманың эшчеләр бригадасы тәрәзә яңакларын урнаштырган, икенчесе – электр үткәргечләре белән шөгыльләнә, ә хатын-кызлар диварларны буйыйлар.

– Гомумән алганда 139 тәрәзә алмаштырылды, – дип бүлеште Аксубайдан подрядчы оешма эшчесе Николай Еремеев. – 10 августка тәрәзә яңакларын монтажлауны төгәллибез.

Чистай электрчылары бригадасының да эш күләме зур – мәктәптә электр чыбыкларын тулысынча алмаштырганнар, кабинетларда яктырткычлар һәм софитлар урнаштыралар.

Шунысы игътибарга лаек, мәктәптә эш атмосферасы гына сизелми, ремонт килүенә шатлыклы мохит хөкем сөрә. Биредә эшне коллективлар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, подрядчы оешма эшчеләре арасында бүлмиләр, ә, мәктәп – уртак йортыбыз һәм аны бергәләп төзекләндерергә кирәк, дип саныйлар.

Яңа уку елына Савгач мәктәбе капиталь ремонт белән генә чикләнмичә, шулай ук чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Романова откан 500 мең сумлык авторлык проекты кысаларында яңа җиһазлар белән дә аяк басачак.

Мәгариф учреждениесендә чуаш теле кабинеты өчен стендлар, әдәбият һәм интерактив панель сатып алыначак. Ремонт төгәлләнгәч, «Үсеш ноктасы» проекты кысаларында ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондыннан яңа интерактив панель да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев