Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәпләрнең уку елына әзерлеген тикшерәләр

Гомуми белем бирү учреждениеләрен 2019-2020 уку елына әзерләү кысаларында мәктәпләрнең әзерлегенә ведомствоара муниципаль комиссия бәя бирә.

Аның составында мәгариф бүлеге, күзәтчелек органнары – Госпожнадзор, Роспотребнадзор, полиция хезмәткәрләре. Белем бирү объектларына һәр тармакның үз таләбе. Комиссия әгъзалары белем бирү учреждениеләрен – бусагадан алып, чорма башына кадәр тикшерәләр.

Ашханә блокларына, янгынга каршы иминлеккә һәм террорчылыкка каршы сакланышка аерым игътибар бирелә.

–Районның барлык белем бирү учреждениеләре дә яңа уку елына әзер, аерым кагыйдә бозулар, объектларга карата  шелтәләр юк. Күзәтчелек органнары тарафыннан табылган вактөяк хилафлыклар  атна дәвамында юк ителәчәк, – дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. Әйтик, гадәттән тыш хәлләр белгечләре хәвеф төймәләре, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләргә хәбәр итү һәм аларны эвакуацияләү системалары барлыгын һәм аларның төзеклеген, шулай ук янгын частенә  “01” пульты буенча хәбәр бирү сигналының эш режимын  тикшерәләр. – Болардан кала бинадан эвакуацияләү юллары торышын һәм  тышкы яктан янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын  тикшерәбез. Янгынсүндергечләрнең барлыгын һәм төзеклеген, электр җиһазлары торышын да тикшерәбез, – дип аңлатты ТР Россия МЧС ГУ ПР һәм Аксубай һәм Нурлат районнары буенча ПР һәм МОНД инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов.

Тикшерүләр төгәлләнгәннән соң МЧС хезмәткәрләре учреждениеләр җитәкчеләре белән  янгын иминлеге чаралары буенча өстәмә инструктажлар үткәрәчәкләр. Беренче сентябрь Аксубай районының һәр баласы, ата-аналар һәм укытучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнсен өчен, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү 25 августка кадәр  алып барылачак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев