Мәктәпләрдә коррупциягә каршы көрәшәләр
Район үзәгенең 1 нче мәктәбе базасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча утырыш узды.
Очрашуны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова оештырды.
Үз чыгышында ул районда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләрен яктыртты, проблемалы хәлләрне атады, республика буенча ачыкланган коррупция күренешләре белән таныштырды, аларның нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу мәсьәләләрен кузгатты. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан үсеп килүче буынны коррупциягә каршы тәрбияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев