Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәпләрдә батырлык дәресләре узды

«Террорчылыкка – Юк!» айлыгы кысаларында барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә дә «Батырлык дәресләре» класс сәгатьләре узды.

Әлеге чара яшь буын арасында патриотлык рухын күтәрүгә, балаларга әхлаки ныклык, батырлык, җәмгыять алдындагы бурыч һәм җаваплылык хисен формалаштыруда үзтәрбиянең ролен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Мондый дәресләр күптән инде традиционга әверелде. Алар балаларга илебез тарихы турында сөйләү һәм аларны тарихка якын итү мөмкинлеге бирә. Патриотик дәрес темасы һәр мәктәптә аерым, әмма һәркайсы үзенчә мөһим.

Район үзәгенең 2 нче һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпләрендә «Тәмугтан качу» батырлык дәресләре очучы-сынаучы, өлкән лейтенант Михаил Петрович Девятаевка багышланды. ДОСААФ Төбәк иҗтимаги берләшмәсенең җирле оешмасында Советлар Союзы Герое тормышы, аның үзе үк урлаган дош
лингаман бомбардировщигында фашистлар концлагереннән ничек качуы, Бөек Ватан сугышында катнашучының сугыш һәм сугыштан соңгы тормыш юлы турында фильм әзерләнгән иде.

– Мондый чаралар эзсез үтми, – дип сөйли Петр Волков. – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, ил тарихына һәм кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт нәкъ менә шулардан башлана.

Балалар килгән кунаклар – РФ Оборона министрлыгы Үзәк хәрби округының яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча өлкән инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, «ТР ның Диңгезчеләр җыены» филиалы ветераннары рәисе полковник Николай Прончатов сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар.

Һәркайсы патриотик тәрбия бирүдә үз тарихын сөйләде, һәм шуның белән алар балаларны тормышта килеп туган төрле хәлләргә битараф калмаска, ә җаваплы карарга чакырдылар. 3 нче Аксубай мәктәбендә узган класс сәгатьләрендә террорчылык темасы күтәрелде. Чарада террорчылыкка каршы комиссия секре
таре Эльмира Крайнова, прокуратура хезмәткәрләре Лариса Горожанкина, Илгиз Гусамов һәм Илнар хәзрәт Сафиуллин катнашты.

Балаларга төгәл 15 ел элек булган кайгылы вакыйга – террорчылык акты – Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә тоткынлыкка алу турында сөйләделәр. Укучыларга презентация алымында Белем көненә багышланган тантаналы чара вакытында мәктәпкә коралланып һөҗүм итү турында сөйләделәр, аның нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше үтерелде, аларның күбесе балалар иде.

Укучылар ишеткәннәрдән таң калдылар. Мәктәпкә һөҗүм хроникасын караганнан соң, прокуратура хезмәткәрләре балалар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, шикле әйбергә тап булганда нәрсә эшләргә кирәклеген исләренә төшерделәр, экстремизм һәм террорчылыкка бәйле хокук бозулар һәм җинаятьләр өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Батырлык дәресләре шәмнәр кабызып, Беслан фаҗигасында корбан булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев