Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

Районда аз тәэмин ителгән, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясе старт ала.

Быел Аксубай районында беренче сыйныфка 265 бала барачак. Кайчагында гаиләләргә балаларны мәктәпкә җыю авыр булуы сер түгел - канцелярия кирәк-яраклары, букча, мәктәп формасы сатып алуга зур чыгымнар таләп ителә. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балаларга, инвалид балаларга ярдәм итү өчен, 1 августтан 25 августка кадәр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт ала. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Сүз уңаеннан, республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча 15 нче ел инде традицион рәвештә яңа уку елы алдыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев