Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

    Беренче сыйныф укучыларына ярдәм итик.

    Татарстанда 1 нче июнь – Балаларны Халыкара яклау көнендә аз керемле һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, уллыкка алынган яки гарип балаларны адреслы яклау кысаларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алган иде.

    Мохтаҗ укучыларга ярдәм күрсәтүдә гадәттәгечә предприятиеләр, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, җитәкчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр, волонтерлар һәм битараф булмаган аксубайлылар катнаша. Акциянең беренче этабы нәтиҗәләре буенча кирәкле мәктәп кирәк-яракларысалынган рюкзаклар беренче сыйныф укучыларына июнь аенда ук тапшырылды. 

    – Бу безнең өчен бик мөһим ярдәм, – ди күп балалы гаиләнең әнисе. - Хәзерге вакытта баланы мәктәпкә җыю җиңел түгел, бигрәк тә мохтаҗ гаиләләр өчен бу катлаулы бурыч.  

    Хәзерге вакытта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең икенче этабы бара, ул агымдагы елның август ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

    - 2019 елда акция кысаларында йөзгә якын беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныф укучылары хәйрия ярдәменә мохтаҗ, – дип шәрехләде Аксубай районы мәгариф бүлеге белгечләре. - Теләгән һәркем безнең бистәнең уртак игелекле эшенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен муниципаль берәмлек башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: