Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәпкә җыену ничә сумга төшә?

1 сентябрь – Белем көне якынлаша.

Яңа уку елына әзерлек бара.  Укучылар ике атнадан мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Әти-әниләр исә балаларга мәктәп формалары, башка кирәк-яраклар сатып алу белән мәшгуль. Традиция буенча беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә авыргарак туры килә, аларга мәктәп кирәк-яракларын, форманы яңа баштан сайларга кирәк.

– Балаларны мәктәпкә әзерләү – ул бик тә җаваплы момент. Беренче белем алу көннәре матур мизгел булып хәтердә уелып калсын өчен, балага бөтен шартларны да тудырасы килә.  Бу бигрәк тә, мәктәпкә һәм уку процессына яраклашу җиңел үтсен өчен  беренче сыйныфка баручы балалар өчен мөһим. Җәй башында без, уйланылмаган сатып-алулар һәм кирәкмәгән чыгымнарны булдырмас өчен, кирәкле әйберләр исемлеген төзедек һәм  шуларны гына сатып-алырга тырыштык, – ди беренче сыйныфка баручы баланың әтисе Артем.

Тәҗрибәле әти-әниләр кирәкле әйберләрне, мөмкинлектән чыгып, мәктәп продукциясенә сорау зур булмаган вакытта ел дәвамында яки май аенда сатып алалар. Әмма күпләр бу мәшәкатьләрне августка – мәктәп ярминкәләре чорына калдыра. Баласын мәктәпкә нинди суммага киендерәсен һәр ата-ана үзе сайлый. Кемдер мәктәп сумкасын – 900  сумга, кемдер 3 мең сумга сатып ала.

Беренче сыйныфка баручылар өчен кирәкле канцелярия әйберләре һәм эш дәфтәрләре уртача 2 мең сумга төшәчәк. Ә менә ручкалар, дәфтәрләр һәм башка вак-төякләр сатып алганда балага сайлап алу мөмкинлеге биреп, кибетләргә аның үзен алып чыгарга. Бу аңа үз билгеләнешен тою мөмкинлеге бирә һәм мәктәпкә бару теләге уята.

Бистәнең төрле кибетләрендә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу суммасында әллә ни аерма булмаса да, ә менә кием бәяләре төрлечә. Мәктәп формасын сатып алуда зәвык һәм гаилә бюджеты мөһим роль уйный. Җитештерүчегә, тукыма составына, модельгә карап бәяләр үзгәрә. Шулай ук, тиктормас малайлар уенга бирелеп, чалбарларын беренче көнне үк ертып кайтмасыннар өчен, тегелеш сыйфатына да игътибар итәргә.  

Шул рәвешле, кызлар өчен мәктәп формасы бәяләре 1200 сумнан  1800 сумга, малайлар өчен костюм-чалбар 1800-2500 сум, аяк киеме 480 сумнан 1900 сумга кадәр тирбәлә. Шулай ук алмашка күлмәкләр (250 - 750), чалбарлар (400 - 1500), итәк яки сарафан (500 - 2000) кирәк булачак. Салкын һава торышында джемпер яки кофта кирәк, аларның бәясе уртача  480 сумнан 900 сумга кадәр. Физкультура дәресенә костюм (700 сумнан алып  1300 сумга кадәр) һәм спорт аяк киеме (450 сумнан алып 1200 сумга кадәр).

Алмаш аяк киеме, колготкалар, оеклар, галстук, бантлар турында да онытмаска. — Быел минем кызым беренче сыйныфка бара, – дип сөйли бистәдә яшәүче Елена.

– Без мәктәп киемнәрен дус хатыным белән, аның да улы беренче сыйныфка бара, бәяләр уртача, ә  кием сыйфаты яхшы булган кибеттән сатып алдык. Мин кызыма ике сарафан, ике кофта, берничә колготки, аяк киемнәре һәм спорт костюмы, берничә пар оек сатып алдым. Барысы 10  мең сумга төште. Малайга ике чалбар, бәйләнгән жилет, пиджак, өч күлмәк, ике поло, шулай ук аяк киеме, спорт костюмы, берничә пар оек сатып алдык. Аның киемнәре 2 мең сумга кыйммәтрәккә чыкты.  

Чынлыкта бу әле бюджет бәясе, башка кибетләрдә шул ук комплект өч тапкырга кыйммәтрәк булыр иде. Компьютерлар, ноутбуклар хәзер һәр өйдә бар, аларга өстәп өйдә куллану өчен  принтер сатып алырга мөмкин, өлкән сыйныфларда ул барыбер кирәк булачак. Мәшәкатьләр күп, әмма алар сөенечле мәшәкатьләр генә, чөнки бала тормышның киләсе баскычына – мөстәкыйль белем алу эшчәнлегенә аяк баса.

Иң мөһиме – мәктәптә уку аңа ошарга, ул анда теләп белем алырга тиеш, ә ата-аналарга һәм укытучыларга моның өчен  бөтен көчләрен куярга.
 

Светлана Ашаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев