Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәпкә бара торган юл имин булсын

23 августтан Татарстанда " Игътибар-балалар!» профилактик чарасы утәчәк


Ул балалар арасында юл-транспорт травмасын булдырмауны кисәтү максатыннан, 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ел башыннан республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286сы яраланган (АППГ-233-5-251)

Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә. Әйтик, 2020 елның август-сентябрь айларында 121 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 бала һәлак булган (2020 елда барлыгы 9 бала үлгән) һәм 132 бала зыян күргән. Бу ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 26% тәшкил итә.

Дәүләт автоинспекторлары мәктәп, җәяүлеләрнең юл аша чыгу территорияләренә патрульлек итәчәк, балаларны йөртүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга игътибар итәчәкләр .Шулай ук белем бирү оешмаларына керү юллары, юл билгеләре, тамгалар, светофор объектлары һәм коймалар торышын тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев