Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучыларына суд эшләре турында сөйлиләр

    Аксубай районы судьялары мәктәп укучылары белән “Гадел хөкем: “А”дан “Я”га кадәр” проекты кысаларында очрашулар оештыралар.

    Аксубай суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы Люция Зәйниева Мансур Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Укучылар диалогка актив кушылдылар, фикер алыштылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар. Проект укучыларга үз хокукларын, гамәлдәге законнарны һәм РФ Суд системасын өйрәнүдә ярдәм итә.

    – Укучылар белән очрашуларны 2018 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында имзаланган Килешү кысаларында уздырабыз. Шунысы сөенечле, укучылар суд системасы турында белемнәрен күтәреп кенә калмадылар, без, судьялар да, мәгариф учреждениесе эшчәнлеге белән таныштык, – дип уртаклашты безнең хәбәрчебез белән Люция Зәйниева.

    Судьяларга авыл тарихы музеен һәм мәктәпнең хәрби-патриотик музеен күрсәттеләр. Шунысы куанычлы, бу авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз, Әфган һәм башка локаль сугышларда катнашкан якташларыбыз мисалында яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: