Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачылды

Курслар табигый, гуманитар һәм техник фәннәргә караган 20гә якын предметны колачлый.

Педагогик осталык үзәге мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачты. Программалар VII-XI сыйныф укучыларына исәпләнгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучылар өчен 60тан артык курс тәкъдим ителә. Мисал өчен, 16 академик сәгатьтән торган зур булмаган модульләр сайларга мөмкин. Курслар табигый, гуманитар һәм техник фәннәргә караган 20гә якын предметны колачлый.

«Программалар үтелгән материалны тикшерү өчен видеолекцияләр һәм тестларны үз эченә ала. Һәр курсның форумы бар, анда үзеңне кызыксындырган сораулар бирергә мөмкин. Дистанцион формат өйдә шөгыльләнү өчен бик уңайлы», - диелә хәбәрдә.

Курслар олимпиадаларның төрле этаплары гына түгел, башка интеллектуаль ярышларга әзерләнү өчен дә туры килә. Моннан тыш, программа (рус теленең пунктуациясе, Россия тарихы яки экология буенча) сайлау мөмкинлеге дә бар.

Бушлай онлайн-курстан файдалану өчен башта теркәлергә кирәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев