Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәп һәм балалар бакчаларында термометрия аппараты урнаштырырырга тәкъдим иттеләр

Татарстан «Бердәм Россия» вәкилләре Алексеевск районының белем бирү учреждениеләренә һаваны зарарсызландыра торган җиһазлар тапшырды.

Татарстан мәгариф учреждениеләрендә укучыларны һәм персоналны Covid-19 коронавирусыннан саклау өчен термометрия кысалары барлыкка килергә мөмкин. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әлеге инициатива турында Алексеевск районында узган «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» проектының күчмә утырышында сөйләде.

Әсәдуллина термометрия кысалары фильтр узуны гадиләштерә алыр иде, диде. «Сәламәт киләчәк» проектының Иҗтимагый советы рәисе – Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның иминлек мәсьәләсе бик актуаль, дип искәртте.

«Минем адреска һәм хезмәттәшләрем адресына әти-әниләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе куркынычсызлык чараларын үтәүгә кагыла. Аерым алганда, ата-аналар белем бирү учреждениеләрендә фильтр яки керү контроле ничек оештырылырга тиешлеге белән кызыксына», – диде парламентарий.

Утырышта катнашкан ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина аңлатканча, әлегә Татарстанда Covid-19 авырулары артмаган. «Барлык объектларда да профилактика чараларын үтәү катгый контрольдә тотылды. Гәрчә без белем бирү процессын аеруча дулкынлану белән башлап җибәрсәк тә», – дип аңлатты ул.

«Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында Алексеевскиның «Куянкай» балалар бакчасы һәм Советлар Союзы Герое Иван Кочнев исемендәге урта мәктәпкә һаваны зарарсызландыра торган җиһазлар тапшырылды.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин төбәкләрдә коронавирусның икенче дулкынын булдырмас өчен кирәкле чаралар күрергә кушкан иде. «Бу проблемаларны икенче-өченче планга күчерергә ярамый. Килеп чыкан очракта ул гражданнар өчен дә, ил өчен дә, безнең икътисад өчен дә бик авыр сынау булачак», – дип искәртте дәүләт башлыгы төбәкләр җитәкчеләре белән очрашуда. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X