Мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды
Шалтыратулар 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә.
Татарстанда балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство белгечләре тиешле тема буенча консультация үткәрәчәк һәм теләгән һәркемгә продукциянең әлеге төрләрен саткан вакытта үтәлергә тиешле гамәлдәге норматив гигиена таләпләрен аңлатачак.
Шалтыратулар 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә. Кайнар элемтә 2 сентябрьгә кадәр, ял көннәреннән тыш, эш көннәрендә - 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә эшләячәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев