Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәккәдә кече хаҗга ничә мөселманны кертәчәкләре билгеле булды

    Мәккәдәге изге урыннарның инфраструктурасын киңәйткәннән һәм яңартканнан соң көн саен 70 000 дин тотучы кече хаҗ кыла алачак.

    Согуд Гарәбстанында кече хаҗга әзерлек эшләре төгәлләнде, хәзер ул яңа масштабларда үткәреләчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Мәккәдәге изге урыннарның инфраструктурасын киңәйткәннән һәм яңартканнан соң көн саен 70 000 дин тотучы кече хаҗ кыла алачак.

    Ике изге мәчет эшләре буенча идарә вәкиле сүзләренчә, шул сандагы хаҗилар Әл-Хәрәм мәчетенә хәтта коронавирус пандемиясе шартларында да килә алачак – моның өчен инфекция таралуга юл куймас өчен күпсанлы чаралар күрелгән. Гомрәгә бары тик прививканың ике дозасын алган хаҗиларны гына кертәләр, аларның даими рәвештә температурасын үлчәп торачаклар.

    Мәчет территориясендә 11 робот, шулай ук коры пар белән эшкәртә торган 20 җайланма һәм 500 стерилизация помпасы эшләячәк.

    Моннан тыш, Әл-Хәрәм мәчетендә һәм Аллаһ йорты территориясендә сыек сабыны булган 500 югары технологияле электрон диспансер һәм 250 вентилятор урнаштырылган. Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте шулай ук зәмзәм суын чыгару күләмен көненә 300 000 шешәгә җиткергән.

    Әл-Хәрәм мәчетендә дин һәм Коръән уку дәресләрен дә яңадан башларга ниятлиләр.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: