Мәккә шәһәренең кайбер районнарында тулы карантин кертелгән
Башка диндәге кешеләргә Мәккәгә керү ил законнары нигезендә тыелган.
Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Мәккә шәһәренең кайбер районнарын тулысынча япкан. Бу хакта гарәп гаммәви мәгълүмат чаралары Корольлекнең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге районнарга керү һәм чыгу тыелган, көн дәвамында аларның территориясе буйлап күчеп йөрергә ярамый.
Мәгълүм булганча, Мәккә – бөтен дөньядагы мөселманнарның хаҗ кылу үзәге. Әлеге шәһәрнең үзәгендә дөньяның төп һәм иң зур мәчете – Әл-Хәрам, аның эчке ишегалдында Кәгъбә урнашкан.
Башка диндәге кешеләргә Мәккәгә керү ил законнары нигезендә тыелган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев