Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мөхтәсибәт спартакиадасы

    Шимбә көне “Милләтләр кроссы – 2018“ белән генә истәлекле булмады.

    Ипподромда массакүләмле йөгереш тәмамланганнан соң, ТР МДН ҮДО Аксубай районы мөхтәсибәте “Экстремизмга – ЮК!“ ункөнлеге кысаларында оештырган укучылар өчен Спартакиада узды.

    Экстремизм идеяләренә тиз бирешүчән үсмерләр мохитендә экстремизмны профилактикалау район мөхтәсибәтенең профилактикалау эшләрен алып баруында иң мөһим юнәлешләрнең берсе, чөнки балаларның һәм үсмерләрнең холыклары формалашып бетмәгән һәм аларның психикасы йогынтыларга тиз бирешә.

    Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны кисәтү альтернативасы буларак, мөхтәсибәт балаларны спорт-сәламәтләндерү эшчәнлегенә җәлеп итеп, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүне оештыра – район мөхтәсибәте каршында спорт бүлеге эшли, аны район имам мөхтәсибе ярдәмчесе Илнур Сәйфуллин җитәкли.

    Катнашучыларны район имам мөхтәсибе ярдәмчесе Илнар Сафиуллин сәламләде һәм бөтен кешеләрнең дә тату һәм бер-берсенә итагәтле булуларын теләде.

    Спартакиада программасына җиңел атлетика, армспорт, аркан тарту, гер  спорты, урыннан сикерү керде. Әйләнә-тирәдә көндәшлек дәрте хөкем сөрде, балалар һәвәслек белән аркан тарттылар, сикерделәр һәм герләрне “бик җиңел генә“ күтәргән өлкәннәр өчен җан аттылар.

    – Спартакидада бердәм катнашып без “Экстремизмга – ЮК!“ дигән фикерләребезне белдердек. Террорчылык һәм экстремизм кебек тискәре күренешләр белән бер генә милләт тә, бер генә дин дә бәйле түгел. Һәм аларга каршы тору өчен бергә булырга һәм игелекле эшләрдә генә көндәшлек күрсәтергә кирәк, – дип белдерде Спартакиданы ябып, ТР МДН Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.

    Мөхтәсибәт исеменнән ул спорт төрләре буенча җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Укучыларны Спартакиадага әзерләгән тренерларны, хөкемдарларны да истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: