Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татар Сөнчәлесе авылыннан Мифтаховлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

    Районда ел саен гаилә бүләге – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә үзара мөнәсәбәтләре иң яхшысы булган һәм тормыш юллары күпләр өчен үрнәк булып торган бер гаилә пары лаек була.

    Быел җәмәгать бүләген алу хокукы Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче Фәсхетдин Шияб улы һәм Фәридә Миншакир кызы Мифтаховларга насыйп булды.
    Тантана сәбәпчеләрен котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.

    – Балалар үстергән, җәмгыять файдасына хезмәт иткән гаилә, иң яхшы хөрмәткә лаек. Сез шундый булып торасыз, – дип мөрәҗәгать итте ул Мифтаховларга. – Тормышның барлык этапларын да намус белән, нәтиҗәле уздыгыз. Сезне чын күңелдән әлеге бүләккә лаек булуыгыз белән котлыйм, нык сәламәтлек һәм алдагы көннәрдә дә гаиләнең чәчәк атуын телим.

    Район җитәкчесе Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының Мактау грамотасын, чәчәк бәйләме һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, шулай ук район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

    ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова да юбилярларны истәлекле көн белән чын күңеленнән котлады.

    – Һәр кеше өчен иң мөһим хезмәт – ул гаилә, балалар турында кайгырту. Сез лаеклы балалар үстергәнсез, – диде ул.

    Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина Мифтаховлар гаиләсенә иң изге теләкләрен җиткерде.

    –Кече ватаннан китеп, гомер буена сагынып яшәмәс өчен, яшь чакта ук миңа авыл егетенә кияүгә чыгарга киңәш иттеләр, – дип хатирәләре белән уртаклашты Фәридә Миншакир кызы. – Менә авыл егете Фәсхетдин армиядән хезмәт итеп кайтты, бер-беребезне ошаттык. Ул минем өчен чын терәк булды. Мәктәптән кайтып, укучыларның дәфтәрләрен тикшергән, кичекмәс эшләрне башкарган арада, ул өй эшләрен эшләп куя, балаларны тәрбияләүдә дә һәрчак булыша иде. Ул бик яхшы ир, әти һәм бабай. 43 ел бергә иңгә-иң куеп яшибез.

    Бу көнне бөтен гаилә – балалары, оныклары, әти-әниләре йортына шатланып җыелдылар. Фәридә Миншакир кызы һәм Фәсхетдин Шияб улы бер кызы һәм өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә хуҗабикәсе гомере буе укытучы булып эшләгән, ун ел Татар Сөнчәлесе авылының ветераннар Советын җитәкләгән. Ире күп еллар авыл хуҗалыгы предприятиесендә шофер, товарлыклы-сөтчелек фермасында оператор, төзүче булып эшли. Тырыш хезмәтләре өчен алар бик күп бүләкләргә һәм Мактау кәгазьләренә ия.

    Кызлары әнисе сукмагыннан киткән, ул Иске Мокшино урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Улларның һәрберсе үзенә лаеклы тормыш юлын сайлаган. Барысы да балалар үстерәләр. Әби белән бабайның сигез яраткан оныгы бар. Мифтаховлар гаиләсендә мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

    Фәридә Миншакир кызы һәм Фәсхетдин Шияб улы – актив тормыш позициясе алып баралар, алар авыл җирлеге Советы эшендә беренче ярдәмчеләр, авылны төзекләндерүдә теләп катнашалар. Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, балалары әти-әниләренә рәхмәт йөзеннән, оныклары белән бергә алар хөрмәтенә татар җырын башкардылар.

    Ирле-хатынлы Фәридә Миншакир кызы һәм Фәсхетдин Шияб улы Мифтаховлар бүләк алдылар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: