Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Марат Хөснуллин бик тырыш, намуслы, креатив

Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек киңкүләмле проектлар гамәлгә ашырылды

Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстанда күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган көчле төзелеш индустриясе формалашты. Татарстан Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүен шәрехләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шул хакта әйтте.

«Марат Хөснуллин бик тырыш, намуслы, креатив. Ул 35 яшендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булды. Моңа кадәр кайбер эре төзелеш оешмаларында эшләп өлгерде», — диде Минтимер Шәймиев. ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Хөснуллин министр булып эшли башлаганда, Татарстанда төзелеш куәтләре җитешми иде.

«Күз алдына да китерүе кыен, без 2019 елда 2,7 млн квадрат метр торак тапшырдык. Бу республиканың һәр кешесенә 0,7 квадрат метр — бик югары күрсәткеч. Без элек бер кешегә 0,5 квадрат метр күрсәткечкә ирешергә хыялланган идек», — дип аңлатты Шәймиев. Аның сүзләренчә, хәзер республикада күп кенә бурычларны, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган төзелеш индустриясе булдырылган.

Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек киңкүләмле проектлар гамәлгә ашырылды, дип искәртте Минтимер Шәймиев.

«Хөснуллин Татарстанда бик зур тәҗрибә туплады, аны очраклы гына Мәскәүгә чакырмадылар. Һәм бу дөрес сайлау иде. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча нинди киң күләмле үзгәртеп корулар барганын күрәбез, бу эштә Хөснуллинның хезмәте зур. Яңа РФ Премьер-министрының аны урынбасар итеп чакыруы — бу уңыш. Бу яңа Хөкүмәтнең барлык юнәлешләр буенча да уңышлы һәм конструктив эшләячәгенә өмет уята», — диде Шәймиев.

Чыганак: "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X