Аксубаево
  • Рус Тат
  • Министрлар Кабинеты Россиядә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәк

    Сатып алынган дарулар белән 838 меңгә якын пациентны тәэмин итеп булыр дип көтелә.

     РФ Хөкүмәте Россия территориясендә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен резерв фондыннан акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

     Әлеге мәсьәләне җомга көнне узган утырышта тикшерделәр. Бу акчаларга коронавирус инфекциясен дәвалау өчен дә препаратлар сатып алу күздә тотыла.

     «Шушы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә текстта.

     Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, әлеге чара илдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең начараюына бәйле рәвештә кертелә. Сатып алынган дарулар белән 838 меңгә якын пациентны тәэмин итеп булыр дип көтелә.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: