Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Министрлар Кабинеты каты авырулы балалар өчен дару сатып алу тәртибен раслады

2021 елда «Изгелек түгәрәге» фонды каты авырулы балаларга ярдәм итү өчен 60 млрд сум алачак дип көтелә.

Россия хөкүмәте «Изгелек түгәрәге» фонды ярдәме таләп ителә торган авыр чирле балалар өчен препаратлар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу тәртибен раслады. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Моннан тыш, документ буенча мондый пациентларга ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурс эше кагыйдәләре билгеләнә.

«Мәгълүмати ресурс сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы составына керәчәк. Анда теге яки бу дару алуга төбәкләрдән килгән гаризалар җыелачак, „Изгелек түгәрәге“ фонды эшли торган авырулар исемлеге урнаштырылачак», — дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

Россия субъектларыннан килгән гаризалар нигезендә теге яки бу даруларга ихтыяҗны фондның эксперт советы билгеләячәк. Сатып алулар белән Сәламәтлек саклау министрлыгы, аңа буйсынучы учреждениеләр яки «Изгелек түгәрәге» фонды шөгыльләнәчәк. Шулай ук фонд препаратлар китерүне күзәтәчәк һәм ихтыяҗ булганда аларны медицина оешмалары арасында яңадан бүләчәк.

Документта амбулатор дәвалануда булган балаларның ата-аналары медицина оешмасында яки бушлай рецепт буенча даруханәдә кирәкле дарулар ала алачак диелә.

«Изгелек түгәрәге» фонды 2021 ел башында Россия Президенты Владимир Путин указы белән оештырылды. Фондның төп бурычы гомеренә куркыныч яный торган, хроник һәм сирәк очрый торган авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтүне өстәмә оештыру һәм финанс белән тәэмин итү тора.

Моннан тыш, оешма мондый пациентларны дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, хәтта алар Россиядә теркәлмәгән булса да.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X