Минималь хезмәт хакы үсте
2021 елның 1 гыйнварыннан РФ территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Татарстан Республикасында ТР Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.
Килешү нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 15 400 сум күләмендә билгеләнә. Монда Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма – юридик зат, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик белеме булмаган шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләре дә керә.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме күрсәтелгән хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары ) үтәлгән шартларда, минималь хезмәт хакы күләме 15 400 сумнан ким булмаска тиеш.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында»гы Федераль законга нигезләнеп билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12 792 сум күләмендә).
Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
Хезмәткәрләр эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәлгән (хезмәт бурычларын үтәү) шартларда үзләренә айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән түбән күләмдә исәпләнелгәндә, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый йогынты ясау максатларында Татарстан Республикасының Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев