Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Минималь хезмәт хакы артты

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендәге минималь хезмәт хакы (МРОТ) 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Аңлашылганча, үз эшләрен намус белән башкаручы, вазифаларын төгәл үтәүче хезмәткәргә языла торган айлык хезмәт хакы (өстәмә түләүләр, премияләрне дә кертеп) шушы күләмнән дә азрак була алмый.

- Әгәр дә әлеге барлык шартлар үтәлеп тә, минималь хезмәт хакы күләмендә (аена 11 180 сум) хезмәт хакы алмый икән, эш бирүчеләргә шушы хезмәт хакын күләмгә кадәр күтәрергә кирәк булачак, - ди бу уңайдан Аксубай районы башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов.

Хезмәт хакын Минималь хезмәт хакы күләменә җиткерү авыр һәм зарарлы хезмәтләрдә, төнге эшләрдә эшләү өчен бирелә торган өстәмә түләүләрне исәпкә алырга тиеш түгел. Хезмәт хакын Минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк түләүче эш бирүчеләргә административ җаваплылык каралган.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев