Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мини-футбол нәтиҗәләре

    «Юность» спорт комплексы базасында 2002-2003 елларда туган үсмерләр арасында спорт мәктәбенең мини-футбол буенча беренчелеге ярышлары узды.

    Егетләрне тиешле дәрәҗәдә тәҗрибәле, җыйнак һәм тыйнак дияргә була. Турнир матчлары төгәл паслар, исәпле уен хәрәкәтләре һәм комбинацияләр, көчле көрәш һәм матур туп кертүләр белән чын-чынлап мавыктыргыч булды.

    Ярышларда барлыгы биш команда катнашты – Аксубай бистәсенең гомумбелем бирү учреждениеләре, Иске Ибрай һәм Иске Ильдеряк мәктәпләре футболчылары. Киеренке көрәш барышында призлы урыннар түбәндәгечә урнашты: беренче урында 3 нче Аксубай мәктәбе командасы, икенче урында Иске Ильдеряк мәктәбе егетләре, өченче урында 2 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбе футболчылары.

    Призлы урыннарны яулаган командалар – дипломнар, җиңүчеләр Спорт мәктәбе кубогы белән бүләкләнде. Әлеге елларда туган егетләрдән торган район җыелма командасы Буада узган кечкенә шәһәрләр арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә  катнашты.

    Район данын лаеклы яклап, алар үз төркемнәрендә өченче урынны яуладылар. Монда балалар белән 17 ел дәвамында шөгыльләнгән, тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркинның тырышлыгы зур. Аның белән безнең хәбәрче сөйләште.

    – Секциягә яңа гына килгән баладан казанышлар һәм җиңүләрне күпме вакыт узгач көтәргә була? – дигән сорауны бирдек без аңа.

    – Бала уйнап китәрме, юкмы – әйтүе кыен. Бала кечкенәдән үк футболның техник күнекмәләрен бик тиз үзләштереп, уенга бик тиз кереп киткән очраклар да бар, – ди тренер. – Ундүрт яшьтә үзе теләгән осталыкка ирешеп җитә, әмма спорт үсеше туктала һәм алга таба берни дә барып чыкмый, ә калган балалар аны куып тота башлый. Баланың физик үсешенә йогынты ясаучы күрсәткечләр шактый. Барысы да үзгәрергә мөмкин булган үсеш чорының ничек узасын беркем дә белми. Тагын шунысы да бар, кеше 15 яшьтә дә, соңрак та ачылырга мөмкин.

    – Сезнең карашка, яхшы футбол остазы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

    – Яхшы тренер – ул педагог та, психолог та. Футболның күмәк уен булуына карамастан, тәрбияләнүчеләремнең һәркайсының холкы төрле һәм аларның һәрберсенә аерым якын килергә кирәк. Безнең бурыч – баланың сәләтен ачу, коллективта үз урынын табарга булышу, хуплау. Тәрбиялә
    гән спортчылар куелган максатларга ирешсеннәр өчен, тренерларда принципиальлелек һәм катгыйлык сыйфатлары булырга тиеш.

    Безнең балалар ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнмәсләр дип ышанабыз. Аларга көндәшләре капкасына керткән тупларның күбрәк булуын телисе килә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: