Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мини-футбол буенча ярышларга старт бирелде

«Юность» спорт комплексы базасында мини-футбол буенча спорт мәктәбе Беренчелеге башланды.

Турнирны 2004-2005 елларда туган үсмерләр ачты.

Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов футболчыларга гадел көндәшлек, уңай кичерешләр һәм матур уен теләп, ярышларның башлануын белдерде.

Өченче урын өчен матчта Иске Ибрай һәм Савгач мәктәбе командалары көч сынашты. Иске Ибрай мәктәбе командасы уенның беренче минутында ук 3:0 исәбе белән алга ыргылды һәм үзенең яшь категориясендә бронза призер булды.

Аксубайның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләре командалары беренче урын өчен ярышты. Уен киеренке килеп чыкты, үсмерләр очко артыннан очко туплады. Матч тигез - 2:2 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчене билгеләү өчен матчтан соң пенальти үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре буенча Аксубайның 3 нче мәктәбе спортчылары 2:1 исәбе белән җиңеп, кубок ияләре булдылар.

Искә төшереп үтәбез, 2019 елның 21 октябреннән 25нә кадәр «Юность» спорт залында мини-футбол буенча спорт мәктәбе Беренчелеге уза. Ярышлар 9.00 сәгатьтә, соңгы ярыш көнендә 13 сәгать 30 минутта башлана.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев