Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мини-футбол: Беренчелек нәтиҗәләре

    “Юность” спорт комплексында 2004-2012 елларда туган спортчылар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

    Турнирны 2004-2005 елларда туган үсмерләр ачты. Иске Ибрай мәктәбе командасы беренче минуттан ук Савгач мәктәбе командасыннан өстен булуын күрсәтте. Рәттән 3 гол кертеп, өченче урын өчен көрәштә көндәшенә җиңүгә өмет калдырмады. Аксубайның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләре командары арасында беренче урын өчен киеренке көрәш барды.

    Спортчылар бер-бер артлы очко тупладылар. Матч тигез - 2:2 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчене билгеләү өчен матчтан соң пенальти үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре буенча Аксубайның 3 нче мәктәбе спортчылары 2:1 исәбе белән җиңүче булды. Футбол баталияләре 2006-2007 елларда туган үсмерләр командалары арасында дәвам итте. Уеннар шулай ук киеренке барды, беркемнең дә юл бирәсе килмәде.

    Иске Иильдеряк һәм Савгач мәктәпләре командалары арасында 3 нче урын өчен барган матч Иске Ильдеряк командасы файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды. Финал уенында Аксубайның 3 нче һәм 1 нче мәктәпләре командалары очрашты. 3 нче мәктәп футболчылары туп белән оста уйнау техникасын күрсәтеп, 3:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар.

    Ярышларның өченче көнендә 2010-12 елларда туган футболчылар мәйдан тотты. Командалар боҗра системасы буенча «бер-берсе белән» уйнады. Яшь футболчылар барлык матчлар дәвамында кызу көрәштә үҗәтлек һәм зур мавыгу белән ярыштылар. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: беренче урында – Савгач мәктәбе, икенчедә – 3 нче номерлы Аксубай мәктәбе, өченчедә – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы мәктәп.

    2008-2009 елларда туган футболчылар арасында да уен мавыктыргыч булды. Җиңү яулар өчен аларга җитезлек күрсәтергә, шулай ук бер команда булып уйнарга кирәк иде. Бу күнекмәләрне алар физкультура дәресләрендә һәм өстәмә дәресләрдә алалар. Җиңел булмаган очрашуда Аксубайның 3 нче мәктәбе 2 нче Аксубай мәктәбен җиңде һәм беренче урынны алды. Өченче урында Иске Ибрай мәктәбе футболчылары.

    Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов футболчыларга - матур һәм нәтиҗәле уен күрсәткәннәре өчен, тренерларга командаларны ярышларга сыйфатлы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә уңышлар теләде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: