Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Минем шәҗәрәм“

2018 елның 1 октябреннән 25 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында “Минем шәҗәрәм“ Республика шәҗәрә тикшеренү бәйгесе үткәрелә.

Бәйгене Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Анда мәктәп укучылары,  һөнәри белем бирү оешмаларында белем алган 18 яшькәчә студентлар дүрт яшь төркеме буенча катнаша ала.

Бәйгедә җиңүчеләр һәр яшь төркемендә аерым ачыклана һәм беренче урын өчен – планшет, икенче урын өчен – кәрәзле телефон, өченче урын өчен электрон китап белән бүләкләнә.

“Минем шәҗәрәм“ Республика шәҗәрә тикшеренү бәйгесендә 18 яшьтән өлкәнрәк булган барлык физик затлар да катнаша ала, җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Бәйгегә эшләрне рус һәм (яки) татар телендә тәкъдим итәргә була.

Бәйге үткәрү положениесе Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында “Эшчәнлек. Грантлар“ бүлекчәсендә урнаштырылган. Бәйге турында тулырак безнең  aksubayevo.ru сайтында укыгыз.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев