Аксубаево
  • Рус Тат
  • Миңнеханов татар әдәбияты тарихы музеен туристик картага кертергә кушты

    Татарстан Президентына музей бинасын һәм язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирын тәкъдим иттеләр

     Татар әдәбияты тарихы музее һәм аңа кергән язучы Шәриф Камалның мемориаль фатиры туристларны җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булырга тиеш. Казанның тарихи үзәгендә яңартылган музей-экспозициясен карау вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.

    Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Музея истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала

    Экскурсоводлар Миңнехановка бинаның тарихы турында гына түгел, татар әдәбияты классигы Шәриф Камал фатирында беренче әдәби музей оештыру турында да сөйләделәр.

    Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Музея истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала

    Зур экспозиция янында язучының мемориаль фатиры урнашкан - биредә Шәриф Камал гаиләсе белән 15 ел яшәгән. Татарстан Республикасы Президентына тарихи төгәллек белән торгызылган фатир интерьерлары күрсәтелде, язучының туганы Эльза Шакирова-Байгильдиева Камал әсәрләренең яңартылган басмасын бүләк итте.

    Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Музея истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала

    Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов музейның китап фондларын, балалар өчен махсус интерактив бүлмәне һәм яшьләр өчен коворкинг залын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңартылган музей комплексы Казанның тагын бер туристик маршруты булырга мөмкин.

    Экскурсия йортның беренче катында тәмамланды. Биредә китап кибете бар, шулай ук иске типография станогы урнаштырылган.
     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: tatarstan.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: