Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов социаль челтәрләрдә Ватан Геройлары көненә багышланган видео урнаштырды

Россиянең хәзерге тарихында әлеге истәлекле дата 2007 елда барлыкка килгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган видео — яшь алып баручы Ислам катнашындагы программаның тагын бер чыгарылышын урнаштырды.

«Бу көнне ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алабыз, бүгенге көндә исән-сау булган Советлар Союзы, Россия Геройларына, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларына хөрмәт күрсәтәбез. Барыбыз да зур горурлык белән тага торган Георгий тасмасы бәйрәмнең символы санала», — дип сөйләде яшь алып баручы.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең хәзерге тарихында әлеге истәлекле дата 2007 елда барлыкка килгән, әмма аның тамырлары бик тирәнгә китә. Әйтик, 1769 елда Екатерина II сугышта зур батырлык күрсәткән өчен Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. 1917 елга кадәр әлеге дата Россиядә Георгий кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә.

Ислам әйтүенчә, күпләрнең моңа охшаган бүләкне үз әби-бабайларының түшендә күргәне бар. Бу — 1943 елда гамәлгә куелган Дан ордены. Солдат-офицерларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен төрле дәрәҗәдәге миллионнан артык шундый орден тапшырылган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев