Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов һәм Мурашко йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты

232 урынга исәпләнгән яңа медицина объекты 100 көндә төзелгән, ул заманча техника белән җиһазландырылган.

Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тантаналы рәвештә тасманы кисте һәм татарстанлыларны Covid-19 инфекциясеннән дәвалаячак урынны карады.

«Бу — Россиядә кыска срокларда, супертемп белән төзелгән 22нче объект», — диде сәламләү сүзендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Гомуми мәйданы 15 мең кв. метрдан артык булган 232 урынга исәпләнгән дүрт катлы монолит-кирпеч бинаны 100 көндә төзегәннәр. Аның үз лаборатория корпусы да бар. Биш көн элек корпус пациентларны кабул итәргә тулысынча әзер дип игълан иттеләр.

Хастаханә заманча югары технологияле медицина җиһазлары: ИВЛ аппараты, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ-җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Объектның бәясе — 1,8 миллиард сум.

Бер ай элек төзелеш мәйданчыгында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булды. Ул төзелеш оешмалары эшен технологияләр агымы һәм эш процессларын оптимальләштерү дип атады.

«Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм», — диде ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев