Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада авыл хуҗалыгы культураларын урып җыю эшләре дәвам итүен әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты. Ул шимбә киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник культураларны урып җыю һәм көзге чәчүнең барышы хакында доклад белән чыгыш ясаганнан соң шулай дип белдерде.

Президент республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын искәртте.

«Без быел аграрийларның билгеле бер проблемалары булуын аңлыйбыз, чөнки җәй коры килде. Әмма яшелчә һәм бәрәңге белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәчәкбез. Сугару системалары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу эшне башкарырга әзер. Республиканың барлык шәһәрләрендә уңайлы мәйданчыклар булырга тиеш. Бу эшнең тиешенчә оештырылуы зарур. Бәяләргә, иң мөһиме, продукциянең сыйфатына күзәтчелек итегез», - дип искәртте ТР Президенты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада авыл хуҗалыгы культураларын урып җыю эшләре дәвам итүен әйтте. Әйтик, 13,5 мең гектар мәйданда (24 процент) бөртеккә кукуруз суктырылган. Барлыгы 43,2 мең тонна бөртек җыеп алынган.

Шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 21 процентында алынган. Министр быел бу тармакта уңыш уртача бишьеллык күрсәткечкә карата 1,3 миллион тоннага азрак булачагын искәртте.

Халыкны бәрәңге белән тәэмин итүдә проблемалар көтелми, диде Җәббаров. Бүгенге көндә «икенче икмәк» 21 процент мәйданда алынган, уңыш гектарыннан уртача 155 центнер тәшкил итә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев