Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасына түләүне гамәлдән чыгарырга кушты

Россия Президенты ай ахырына кадәр түләнә торган ял көннәре игълан итү турындагы указга имза куйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.

«Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәрдә балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп—хисап ясалачак», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусның таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга имза куйды. Төбәк җитәкчеләренә чикләү чаралары комплексын гамәлгә ашыру каралган территорияләрне билгеләү, халык һәм транспорт чаралары хәрәкәтенең аерым тәртибен билгеләү күрсәтмәсе бирелде.

Указ хакимият органнарына, медицина оешмаларына, өзлексез производство циклы булган предприятиеләргә, шулай ук халыкны беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итүче сәүдә нокталарына кагылмый.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев