Аксубаево
  • Рус Тат
  • Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады

    Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан азат ителде.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны имзалады.

    «Башка эшкә күчү сәбәпле, Борһанов Рафис Тархан улын Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итәргә», диелгән боерыкта.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: