Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мин юлчы булыр идем

Һөнәри яраклашу – “Хыял“ приюты тәрбия эшчәнлегендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Эш урыннарына экскурсияләр, очрашулар монда даими оештырыла. Бу юлы педагоглар һәм  балалар  Юл оешмасында булдылар. Хезмәткәрләр балаларга юллар төзелешендә нинди материалларның кулланылуы, аларны лаборатория шартларында сыйфатка ничек  тикшерү хакында сөйләделәр.
Балалар юл катламы төзүдә кулланылган барлык техниканы үз күзләре белән күрделәр, кышкы шартларда нинди эшләр башкарылуы турында белделәр. Юл белгечлекләре хакында сөйләгәнне сабыйлар йотлыгып тыңладылар. Күпләрдә һөнәр үзләштереп әлеге өлкәдә эшләү теләге уянды. Экскурсия тәмамлангач балаларны ашханәгә чакырып, чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

Фото Веры Беловой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев