Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Бәйгегә Татарстан Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр яки хайваннар сурәтләнгән эшләр тапшырырга кирәк.

«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, диелә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Бәйгедә ике номинация була:

  • Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр;
  • Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр.

Эшләр 2021 елның 9 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев