Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөһим бурычны үтәргә – Ватанга хезмәт итәргә киттеләр

Аксубай үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Вакытлы хезмәткә киткән төркем составында – Кәкре Күлдән Антон Башатов, Савгачтан Александр Ястребов, Иске Савруштан Ярослав Мельников, аксубайлылар Владислав Мельников һәм Гадел Хәсәнов иде. Аларны озатырга бик күп якын кешеләре килде. Әлеге тантанада район җитәкчелегенең, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләренең катнашуы зур әһәмияткә ия. Элеккеге сугышчылар парад формасында, төрле гаскәрләр әләмнәре белән тантанада аерым кәеф тудырдылар. Рәсми өлештән соң егетләр белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов аталарча әңгәмә корды. Булачак солдатлар генералның һәр сүзенә игътибар иттеләр.

Иртәнге алтыда тантаналы митинг башланды. Аны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Без сезне иң символик урыннан – хәтер обелискы яныннан озатабыз. Ул илебезнең, Аксубайның героик үткәне белән бәйле, – диде район җитәкчесе. – Сез лаеклы хезмәт итәрсез, чын ир-егетләр булып, ныгып, өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез. Хәерле юл, балалар!

Хәрби хезмәткә алынучыларга котлау сүзләре белән генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.

– Сез мөһим миссияне – Ватанга хезмәт итү бурычын үтәргә җыенасыз, – дип ассызыклады ул. – Дисциплинаны, хәрби уставны үтәгез, командирларны тыңлагыз – бу уңышлы хезмәт шартлары. Шулай ук куркынычсызлык чаралары турында да онытмагыз, – диде ул.

Егетләргә котлау сүзләре белән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов мөрәҗәгать итте. Ул булачак хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә улларын лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Бобов булачак Ватан сакчыларына имин хезмәт итүләрен һәм өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Призывникларга кесә телефоннары тапшырылды, якыннары белән хушлашу өчен аларга кыска өч минут вакыт бирелде. Төп сүзләр әйтелгән, хәрби хезмәткә фатиха алынган, хәзер исә эш – егетләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев