Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Милли мәдәният һәм телләр турында – район мәктәпләре һәм учреждениеләре мисалында

Аксубай җирендә республика семинар-киңәшмәсе форматында милли телләрне саклау һәм үстерү буенча фикер алыштылар.

Аксубай районына Кама аръягының тугыз районы – Әлки, Алексеевск, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән, Спас, Лаеш, Әгерҗе районнары делегацияләре килде.

Милли мәдәниятне һәм туган телләрне саклау буенча семинар ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашында узды.

Районга сәфәр Хәсән Туфан музей-йортында булудан башланды. Делегация әгъзалары якташыбыз, бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның иҗат эшчәнлеге, тормышындагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле экспонатлар белән кызыксынып таныштылар.

Биредә якташыбызның тормышы белән бәйләнгән, аның кул җылысын үзенә сеңдергән әйберләр тупланган. Бу Туфанның якыннары тарафыннан бүләк ителгән тарихи ядкарьләр.

Семинарда катнашучылар татар, чуаш һәм русмилләтеннән булган укучылар башкаруында шагыйрьнең иҗат җимешләрен яратып тыңладылар. Музейда саф татарча Туфан лирикасы агылды, мәктәп укучылары шигъри юлларны акцентсыз укыдылар. Укучыларның берсе Туфанның Григорий Акташ чуаш теленә тәрҗемә иткән шигырен сөйләде.

Мөхтәрәм кунаклар һәм район делегацияләре “Кояшкай” балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, аларны татар, чуаш һәм рус телләрендә сәламләделәр, аннары җырладылар, милли биюләр башкардылар. Үзләренең якты, дәртле чыгышлары белән өлкәннәрнең күңелләрендә очкын кабыздылар. Балалар бакчасы буенча экскурсия булды, семинар-киңәшмәдә катнашучылар мәктәпкәчә учреждение эшчәнлеге, аның төрле юнәлешләр буенча казанышлары белән таныштылар.

Марат Әхмәтов тәрбияләнүчеләрнең милли составы белән кызыксынды.

– Милли үзаңга бала чакта нигез салына, – дип билгеләп үтте ул. Ул балалар бакчасында чуаш балалары өчен аерым төркемнәр оештырырга тәкъдим итте.

Семинарда катнашучыларны район мәдәният йорты җылы кабул итте. Биредә алар һөнәрчелек остаханәләре, милли мәдәнияттәге, музыкадагы казанышлар белән таныштылар, Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» гармунчылар ансамбле чыгышын бик теләп тыңладылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Дуслыкта, тынычлыкта һәм татулыкта» дип исемләнгән мәдәни программа белән чыгыш ясадылар.

Семинарның бай программасы Аксубайның 3 нче мәктәбендә дәвам итте. Кунаклар укытучылар, укучылар белән аралаштылар, аларның укудагы, җәмәгать эшендәге, сәнгатьтәге казанышлары турында белделәр. «СәләтАксубай» клубының КВН сюжетларын карадылар, татар теле буенча ачык дәресләрдә булдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Рәис Беляев, чуаш халык шагыйре Николай Полорусов-Шелеби һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Универсаль технологияләр техникумында гадәти булмаган мохит хөкем сөрде: гаҗәеп матур бал тамашасы. Вальс көйләре яңгырады һәм коридор бал костюмнарында биеп әйләнүче егетләр һәм кызлар белән тулыланды. Булачак халык хуҗалыгы тармагы белгечләре биюне үз итә, биредә хәтта бал биюләре бәйгесе дә узган. АТУТ директоры Фәрхат Аюпов һәм Марат Әхмәтов бәйге җиңүчеләренә призлар тапшырдылар.

Кунаклар АТУТ бинасын кызыксынып күзәттеләр, уку корпусларында булдылар, аларның техник җиһазланышына бәя бирделәр, шәкертләр белән аралаштылар.  Техникумда милли телнең киләчәге турында эшлекле сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар туган телне саклау буенча борчыган проблемаларны күтәрделәр, фикер алыштылар, чишелешләр эзләделәр. Районда телләрне саклау, милли мәдәниятне үстерү буенча нинди эш алып барылуы турындагы доклад белән район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады.

– Бүгенге тормыш шартларында туган телләрне саклау һәм аларны куллану өлкәсен киңәйтү иң катлаулы бурычларның берсе булды, – дип билгеләп үтте ул. –  Милли состав белән чагыштырганда, татар авылларындагы демографик вәзгыять чуашныкына караганда кискенрәк. Татар халкына туган җирендә ныгып калу омтылышы түбән иде, дип танырга туры килә.

Район балалар бакчаларында 886 бала тәрбияләнә, 9 төркемнән 89 бала татар телендә, 15 төркемнән 141 бала чуаш телендә тәрбияләнә. Район үзәгендәге балалар бакчаларында 298 рус телле бала татар телен өйрәнә. Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә 2 821 укучы белем ала. 369 укучы тулысынча татар телендә белем ала, 528е рус төркемнәрендә татар телен өйрәнә. 330 укучы татар төркемнәрендә туган телне өйрәнә. Чуаш һәм рус милләтендәге укучыларны татар теленә фән буларак укыту оештырылган. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда авыл мәдәният йортлары, клублар, музейлар, китапханәләр зур өлеш кертә.

Җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов Татарстанның көче, Россиянең көче күпмилләтле халыкның татулыгы белән бәйле, дип ассызыклады. Ул республика районнарында, шул исәптән Аксубай районында туган телне укыту эшенең торышына анализ ясады, шулай ук милли телне һәм мәдәниятне алга таба үстерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.

– Аксубай районы аны үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган, – дип билгеләп үтте ул. – Монда өч төп милләт – руслар, татарлар, чуашлар чагыштырмача тигез күләмдә яши. Без балалар, өлкәннәр арасында бик яхшы оештырылган эшне күрдек. Мондый дәрәҗәне сакларга кирәк. Киләсе елда Татарстанда – Туган тел елында тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк.

Семинар ахырында Камил Нугаев, туган телне өйрәнүне балалар бакчасыннан башларга, мәктәпләрдә телләрне укыту методикасын яңадан карарга кирәклеген билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән күпьеллык хезмәтләре һәм район мәгариф системасына керткән өлешләре өчен Аксубай 3 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Рушания Моратшинаны, Иске Савруш мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Васикованы, Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Рафыйк Насыйровны бүләкләде.

 

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев